Татарстан спортчыларыннан калышу

Пекинда узган Олимпия уеннарында Башкортстаннан 8 спортчы катнашты.
Аларның уңышлары Татарстан спортчыларыннан калыша. Әгәр ут күршеләр 3 алтын, 1 көмеш, 2 бронза медаль яуласа, Башкортстан спортчылары нибары 3 медаль алды. Алтын медальләр юк, бер көмеш, ике бронза. Спортчылар бүген төнлә республикага кайтачак.