Кабулда иминлекне саклау Әфганстан көчләренә тапшырылды

Әфган көчләре Кабулдагы иминлек өчен җаваплылыкны үз кулына алды. Бу вәкаләтне аларга НАТО җитәкчелегендәге халыкара иминлек көчләре тапшырды. Әмма, шушы төрле ил вәкилләреннән торган хәрбиләр төркеменең илдән чыгарылуы көтелми.
Аларның китүе Әфганстан армиясенең һәм полициясенең көчәюен аңлатыр иде. Хәзер Әфган армиясендә 57 мең кеше хезмәт итә, аларның санын якынча ике тапкырга арттыру күз алдында тотыла. Әфганстанның полициясендә 82 мең кеше эшли.