Маккейн вице-президенты итеп Сара Пэйлинны атады

АКШ мәгълүмат чаралары, республикан фирканең президентлыкка нәмзәте Джон Маккейн Аляска губернаторы Сара Пэйлинны үзенең вице-президенты урына нәмзәт итеп сайлавы турында хәбәр итте. Пәйлинга 44 яшь, ул Аляска башлыгы булып сайланган беренче хатын-кыз җитәкче булган.
АКШ Республикан фиркасе Маккейны рәсми нәмзәт итеп киләсе атнада буласы корылтаенда күрсәтер, дип көтелә. Ул ноябердә, президент сайлаурында демократлар нәмзәте Барак Обама белән көрәшәчәк.