Әфганстанда 220-дән артык сугышчы үтерелгән

Әфганстанда АКШ җитәкчелегендәге коалиция көчләре белдерүенчә, әфган һәм халыкара көчләр илнең көньягында узган атнаның 4 көнендәге бәрелешләрдә 220-дән артык сугышчыны үтергән.

Коалиция белдерүенчә, Һелманд виләятендәге ул хәрби операция әфган һәм коалиция көчләренә кат-кат һөҗүмнәр булганнан соң башланган.

Хәрбиләр ягыннан югалтулар юк.

Һелманд Талибан сугышчылары оясы санала.