Ченей Грузия һәм Украина сәфәреннән баш тартмый

Ак Йорт Густав давылы АКШ ярларына якынлашуга карамастан АКШ вице-президенты Дик Ченей Грузия, Украина, Азәрбәйҗан һәм Италия сәфәреннән баш тартмый дип белдерә.

Ак Йорт сүзчесе белдерүенчә, бүген президент Джордж Буш белән очрашудан соң Ченей сәфәрнең планлаштырылганча булачагын әйткән.

Ченей сәфәрен сишәмбе көнне Грузиядән башлый.