Башкортстанда - Себер түләмәсе

Себер түләмәсе авыруы дөреслеккә туры килде.
Узган атна Яңавыл районының Урал авылында яшәүче 11 кеше себер түләмәсе авыруы ихтималлыгында шикләнеп хастаханәгә салынган иде.

Инфекция табиблары аларны тикшергәннән соң 4 кешедә себер түләмәсе булуы ачыкланган. Алар чирне ат итеннән йоктырган. Авылда карантин игълан ителде.