Потида АКШ хәрби корабыннан һуманитар йөк бушатылды

Грузиянең Русия хәрбиләре контролендәге Поти портына килгән АКШ хәрби корабыннан 17 тонна һуманитар йөк бушатылды.

Бу ярдам йөге Кутаиси шәһәрендәге качакларга таратылачак.

Русия президенты Дмитрий Медведев АКШның гамәлләрен кискен тәнкыйтьләде.

Медведев, Русия Кариб диңгезендәге давылдан зыян күргәннәргә хәрби кораблар белән һуманитар ярдам җибәрсә, АКШта нинди хисләр булыр иде икән диде.