Һаитида вәзгыять һәлакәт дип бәяләнә

Һаити президенты Рене Превал илнең Һанна давылы нәтиҗәсенә су баскан төньяк өлешендәге вәзгыятьне һәлакәт дип бәяләде.

БМОның һуманитар эшләрне координацияләү идарәсе давыл корбаннары саны 500-дән артты һәм алар сәгать саенр арта бара диде.

Һанна узган 3 атнада Һаитига килгән өченче көчле давыл булды.

Хәзер бу давыл Кушма Штатларның көньяк-көнчыгыш ярларына таба бара.