Чейни Римда Грузия-Русия низагы турында сөйләште

АКШ вице-президенты Дик Чейни якшәмбе Римда Италия тышкы эшләр министры Франко Фраттини белән очрашты.

Фраттини Чейни белән сөйләшүләрдә бер-беренә Европа белән Кушма Штатлар арасында тыгыз хезмәттәшлек теләүләре турында әйтүләрен белдерде.

Алар шулай ук Европа Берлегенең Русия нефте һәм газына бәйле булуы турында да сөйләшкән.

Бу бәйлелек Берлекнең Русия-Грузия низагына реакциясенә дә тәэсир итә.

Берлек октябрь аенда үтәчәк очрашуда бу бәйлелекне киметү юллары турында сөйләшәчәк.

Фраттини әйтүенчә, Чейни ул очрашуга Грузия, Әрмәнстан һәм Азәрбәйҗанны да чакырырга тәкъдим иткән.