Туймазы театры Казанга килә

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Рига рус дәүләт театры гастрольләре башлана.
Ә 11-14 сентябрь көннәрендә биредә Туймазы татар дәүләт драма театрының гастрольләре узачак.
Туймазы театры быел Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” лирик комедиясен, Зөлфәт Хәкимнең “Китәм инде, китәм!” драмасын алып килә.