Хайваннар бакчасы хезмәткәре ирен үтергән

Казанның хайваннар һәм үсемлекләр бакчасында экскурсовод булып эшләүче ханым 46 яшьлек ирен үтерүдә гаепләнә. Тикшерү эшләре күрсәткәнчә, дүшәмбе гаилә өчендә чыккан низаг вакытында исерек хатын-кыз үзенең иренә күкрәк һәм муен тирәсенә пычак кадый. Икенче көн иртән ул үз өендә Вахитов районы эчке эшләр хезмәткәрләре тарафыннан кулга алына.