Ашгабадтагы атышлар махсус чара уздыру белән аңлатылды

Төркмәнстан тышкы эшләр министрлыгы ике көн Ашгабадта дәвам иткән атышларга үз аңлатмасын бирде. Интерфакска министрлыкта беледрүләренчә, шәһәрдә наркотик сатучылар коралсызландырылган һәм атышлар шул сәбәпле оештырылган. Махсус чаралар вакытында зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар юк.

Ашгабадта атышлар шимбәгә каршы төндә башланган иде. Шулай ук ул якшәмбегә каршы төндә дә дәвам итте.