"Алтын минбәр-2008"гә Изабель Аджани килә

“Алтын минбәр” фестиваленә мактаулы кунак баларак француз кинасы йолдызы Изабель Аджани килер, дип көтелә. Бу хакта бүген матбугат очрашуында Татарстанның вице-премьеры һәм мәдәният министры Зилә Вәлиева белдергән.

Шулай ук, фестивальгә режиссер Элдар Рязанов, Владимир Хотиненко, актерлар Алексей Гуськов, Алексей Булдаков һәм башка танылган кешеләр дә чакырылган.

Казанга Кан фестиваленең сайлау төркеме вәкилләре дә килер дип көтелә, дип әйтеләгән матбугат очрашуында.

Әлегә “Алтын минбәр” фестиваленең иҗади ярышына 24 илдән 30лап кино әсәр сайлап алынган.
Татарстан исеменнән анда Айдар Хәлим әсәре нигезендә һәм бер эшмәкәр иганәсе белән төшерелгән “3 аяклы ат” нәфис фильмы, кыска метражлы “Нагимә” киносы, Муса Бигиев мирасы турындагы документаль фильм катнаша.

"Быел "Алтын минбәрдә" бәйге кысаларында һәм аннан тыш күрсәтелә торган программалар булачак, фестиваль белән бергә фәнни-гамәли конференция дә үткәреләчәк", дип әйткән матбугат очрашуында Зилә Вәлиева.
“Алтын минбәр” мөселман кино фестивале гадәттә сентәберь аенда үтә иде, быел аның Рамазанга туры килүе сәбәпле, фестивальне үткәрү вакыты үктәбергә кучерелде.