Ашгабадтагы бәрелешләр шик тудыра

Ашгабадта шимбәгә каршы төндә башланган һәм 2 көн дәвам иткән бәрелешләр хакында Төркмән хакимияте ачык аңлатма бирми.

Бу хакта дәүләт мәгълүмат чарасы, бәрелешләр милиция хезмәткәрләренең наркотиклар белән көрәштә, канунсыз эш иткән төркемне коралсызландыру чарасы буларак аңлатты. Рәсми булмаган чыганакларга караганда, бәрелеш вакытында 40 тынычлык саклау хезмәткәренең дә үтерелүе хәбәр ителә. Әлеге бәрелеш һәм вакыйгаларның сер итеп саклануы, газ кебек энергия чыганакларына бай булган илдә тотрыксызлык барлыкка киләме дигән шик тудыра.

махсус чара

Төркмәнстан башкаласында җомга көнне төнлә башлаган атышлар ике көн дәвам итте. Рәсмиләр якшәмбе көнне ясаган чыгышында, Ашгабадтагы атышларны, махсус чара уздыру белән аңлатты.

Дәүләт каналлары бәрелешләр хакында тәфсилле мәгълүмат бирмичә, чараларның наркотик белән көрәштә, аны саткан канунсыз төркемнәргә каршы алып барылуын белдерсә дә, сөргендәге Төркмән активистлары, хәбәрчеләр һәм сәясәтчеләр белән бергә илдәге халык та вакыйгаларга тәфсилле аңлатма китерелүен таләп итә.

хәбәрләр шактый аерыла

Үзәк Азия һәм аерым алганда Төркмән оппозициясе интернет сәхифәләре белән бер рәттән өлешчә Русия мәгълүмат чаралары да, вакыйганы төрле яктан яктыртырга тырышты. Төркмәнстанда укып булмаган әлеге альтернатив хәбәрләр, илдә җиткерелгән хәбәрләрдән шактый аерыла иде.

fеrghana.ru исемле интернет сәхифәсе, кайсы төркем тарафыннан оештырылуын ачыкламыйча гына, әлеге бәрелешләрннең асылында Төркмәнстан хөкүмәтен җимерү максатында оештырылуын язып чыкты.

Башка мәгълүмат чаралары исә әлеге вакыйгаларның радикал динче яисә көчле оппозиция төркемнәре тарафыннан оештырылуын алга сөрде.

режим гаепли

Шул ук вакытта, күп кенә оппозиция вәкиле уртак карашта кала бирә. Алар аңлатмасына күрә, ул көнне хөкүмәткә каршы корал белән сугышырга мәҗбүр булган кешеләр, эшсезлек, хәерчелек һәм ришвәтчелектән тәмам туйган - гади төркмән халкы булган.

Швецариядә яшәгән сәясәт укучысы Марат Исәнов исә бу эштә Төркмәнстандагы режимны гаепләп: "Төркмәнстанда соңгы арада булган вакыйгалар җәмәгатьчелектә радикаллашуның башлануын күрсәтә. Бу Төркмәнстандагы сәяси режимның бер нәтиҗәсе дип әйтергә нигез бар. Чөнки халыкны сәясәт һәм җәмгыять тормышынан чикләштереп тотарга тырышу мөмкин түгел" ди.

Төркмәнстанда оппозициягә урын юк

Курбангули Бирдемөхәммәтов

Сапармарат Ниязовның үлүеннән соң, яңа президент Курбангули Бирдемөхәммәтов җитәкчелегендәге хакимият ярдәмендә, Төркмәнстанда соңгы елда күпмедер сәяси үзгәрешләр булса да, илдә һаман оппозиция өчен урын юк. Ил җир асты чыганакларына бай булуына карамастан, бу байлык халыкка кагылмый, халык һаман да аз эш хакы белән хәерчелектә яши.

Шуңа да карамастан, күпләр тарафыннан Европа өчен альтернатив энергия чыганагы дип күрелгән Төркмәнстан, хәзергәчә төбәктәге иң тотрыклы илләрнең берсе иде.

"Әлеге вакыйгалардан соң, Төркмәнстан тотрыксызлыкка таба барамы?" дигән хәвефкә җавап итеп, Берлиндә урнашкан Евразия бәйләнешләре төркеменең башлыгы Мишэл Лаубш: "Ил эчендә тотрыксызлык көннән көн кими. Без бүгенге көндәге гыйсьянчылыкның асылын әлегә төгәл ачыклый алмыйбыз. Вакыйгалар вакытында 20 хезмәткәрнең үлүе хәбәр ителә. Халыкара кризис төркеме дә Ашгабадтан кала, Мари шәһәрендә дә охшаш гыйсьянчы - каршылык чаралары уздырылуын белдерде" диде.

Шулай да, күп кенә белгечләр илнең тотрыксызлыгы хакында әлегә әйтергә иртәрәк дип фаразлый. Бигрәк тә әлеге төркемнәрнең кем булуы һәм аларның нинди максатта бу каршылык чараларын оештырулары мәгълүм булганчыга кадәр.