Тын океандагы күнегүләрдә Татарстан егете һәлак булды

Тын океандагы хәрби күнегүләр вакытында Татарстаннан хәрби хезмәткә чакыртылган Василий Борисов һәлак булды. Чәршәмбе кичендә “Маршал Шаповников” корабында янгын чыккан. Аны диңгезчеләр үзләре сүндерергә тырышкан , 8 сәгатьтән соң гына ярдәм сораган. Янгында ике диңгезче үлгән, аларның берсе Татарстаннан, 20 яшьлек Василий Борисов һәм икенчесе - Алтайдан килгән Салманов. Тагын бер диңгезченең тәне пешкән, тагын берсе газ белән агуланган. Бу хакта 116.ру сәхифәсе хәбәр итте.