Юлчылар Шәрәмәт һава аланыннан китә алмый

Мәскәү – Дальавиа һава ширкәтенең 70-ләп юлчысы Мәскәүнең Шәрәмәт һава аланыннан китә алмый.

Ширкәтнең бурычлары сәбәпле, аның хисаплары туңдырылган. Нәтиҗәдә берничә, рейс туктатылган.

Дальавиа вәкилләре юлчылар белән элемтәгә керүдән баш тарта, дип хәбәр ителә.