Мәскәү базарында газ шартлаудан 4 кеше яраланды

Мәскәүдәге бер базарда шартлау нәтиҗәсендә 4 кеше яраланды.

Аларның 3-се хастаханәгә салынган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, базардагы бер кафеда газ балоны шартлаган.

Беренчел хәбәрләргә караганда, ул иминлек кагыйдәләре үтәлмәү сәбәпле шартлаган.

Бу хәлне тикшерү эше бара.