Саакашвили БМОны Русиягә каршы торырга чакыра

Грузия президенты Михаил Саакашвили БМО принципларының Русия тарафыннан җимерелүенә юл куймаска чакыра.

БМО гомуми җыенында Саакашвили Русиянең узган айда Грузиягә бәреп керүе гомуми куркыныч тудыра диде.

Саакашвили Көньяк Осетиягә бәйле Русия белән Грузия арасында булган 5 көнлек сугышка бәйсез халыкара тикшерү үткәрергә чакырды.