Багдадта ифтар алдыннан 2 шартлау булды

Гыйрак рәсмиләре әйткәнчә, Багдадның көнбатыш өлешендә 2 машинаның шартлатылуы аркасында кимендә 10 кеше үтерелде. Полиция һәм хастаханә җитәкчелеге, бер-бер артлы ике шартлауның булуы турында хәбәр итте. Ике дистәдән артык кеше яраланды. Бу шартлаулар, ифтар алдыннан яңгырады.