Русия биржаларында сәүдә яңадан башланып китте

Бәяләрнең кискен төшүе аркасында, иртән хакимиятләр аларның эшен туктатып торды. Биржалар кабат ачылгач, акцияләрнең бәяләре яңадан төшә башлады. Европа һәм Азия биржаларында да хиссәләрнең кыйммәте төшә. Америкадагы фондлар базарларында бәяләр моңа кадәр булмаган дәрәҗәгә төште. Сишәмбе көнне АКШ Конгрессының Вәкилләр Пулаты хөкүмәт тәкъдим иткән 700 миллиард долларлык планны кире каккан иде.