Башкортстанда хәлләр катлаулана сыман

Соңгы вакытларда Башкортстан җитәкчелеге гамәлләре федераль мәгълүмат чаралары игътибары үзәгендә булды.
НТВ, ТВЦ, Рен-ТВ, ОРТ телевизион каналларында Башкортстан җитәкчелеген республиканың нефть тармагын канунсыз үзләштерүдә, кеше хокукларын бозуда, үтә милләтчел сәясәт алып барып башкорт булмаган халыкларның һәм иң беренче чиратта, татарларның милли-мәдәни үсешен тоткарлауда гаепләгән материаллар бирелде. Соңгы атнаны моның ише гаепләүләр кампаниясе бераз тынган сыман тоелса да, Башкортстандагы хәлләр Кремль игътибарында калганга охшый.

Башкортстанда инде берничә атна буена Русия Эчке эшләр министрлыгы комиссиясе Башкортстандагы Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлеген тикшерә. Моңа хәтле Башкортстан милициясе җитәкчелеге һәрвакыт, һәр эштә дә республика президентына терәк булды. Сайлаулар чорында оппозицион кандидитларны “манчу” дисеңме, республика җитәкчелегенең саруын кайнатучылырга карата җинаять эше ачу дисеңме – Башкортстан милициясе һәрвакыт мондый фронтта үзен булдыклы итеп күрсәтте.

Башкортстан оппозициясе вәкилләре фикеренчә, республикадагы милиция түрәләрен тикшерү, Башкортстан президентының позицияләрен йомшарту өчен дә эшләнә. Алар раславынча, бу тикшерүләр Башкортстан эчке эшләр министрлыгының иң эре дүрт-биш түрәсен эшләреннән бушату белән тәмамланачак. Шушындыйрак максатлы тикшерүләр Башкортстан прокуратурасында да бара. Анда кемнәрнең кәнәфиләрен селкетүләре әлегә билгеле түгел. Әмма, бәйсез ufagub.com сайтында Башкортстан прокуроры Сергей Хуртинның читләрдән кайсы бер төр бүләк алуы турында хәбәрләр бирелгән иде.

Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, Русиянең баш прокуроры Юрий Чайка Русиянең җәмәгать палатасы соравы белән ЛДПР партиясенең Башкортстандагы әгъзасы булган Вадим Садыков эше буенча тикшерү эшен башлаган. Исегезгә төшерәбез: Вадим Садыков Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның дошманына әйләнгән Башкортстан президенты хакимиятенең элекке җитәкчесе Радий Хәбировны зур ришвәт алуда гаепләгән документка кул куйган иде. Әмма, соңыннан ул: “Мине милиция хезмәткәрләре тотып алып, кыйнап, интектереп Хәбировка каршы документка кул куярга мәҗбүр иттеләр”, дигән белдерү ясады. Садыковка бәйле хәлләрне тикшерүне сорап Русиянең баш прокурорына ЛДПР юлбашчысы Владимир Жириновский, ә соңрак Русиянең җәмәгать палатасы да мөрәҗәгать итте. Һәм менә эш башланган да инде.

Башкортстан җитәкчелеге өстендә болытлар караңгылана башлаганда, Мортаза Рәхимов командасы, кагыйдә буларак, Уфага башкорт яшьләрен җыеп үзен яклату чарасы үткәрә. Соңгы тапкыр мондый хәл 2005 елның март аенда булды. Һәм менә тагын, 10 октябрьдә Уфага автобусларга төяп кеше җыячаклар дигән хәбәр таралды. Башкорт милли оешмаларының радикаль канаты исәпләнгән “Күк бүре” оешмасының сайтында бу хәбәрләр раслану таба дияргә була. Әлеге сайтта барлык башкорт милли оешмаларының да бергә җыелып андый чара үткәрү турында киңәшләшкәнлекләре бәян ителә. Зур митинг үткәрү турында карар хупланган икән. Аның төгәл көне генә “Күк бүре” сайтында хәбәр ителми.