Чаллылар да митингта

Мәскәүдә Русия парламентын аттыруның 15 еллыгы уңаеннан Чаллы коммунистлары да митинг оештырды.

4 октябрьдә узган бу чарада 200ләп кеше катнашты. Биредә 1993 елның 3-4 октябрь көннәрендә парламентны тарату вакытында 1503 кешенең үтерелүе әйтелде.

Чыгыш ясаучылар Русия Югары Шурасын тарату, җимерү халыкка җиңеллек китермәде, киресенчә, тормыш дәрәҗәсе түбән тәгәри, дигән фикергә басым ясадылар.