Ольмерт Русияне Израиль дошманнарына корал сатмаска чакыра

Израиль премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Эһуд Ольмерт бу атнада Мәскәүгә сәфәре барышында Русияне Израильнең дошманнарын коралландырмаска чакырачагын белдерде.

Ольмерт борчулы мәсьәләләрне, шул исәптән "эшчәнлекләре Израиль өчен куркынычлы булган җавапсыз элементларны корал белән тәэмин итү" мәсьәләсен дә Мәскәүнең исенә төшерәчәген әйтте.

Соңгы арада Русиянең Иран белән Сүриягә ракеталар сату мөмкинлеге турында хәбәрләр таралган иде.

Ольмерт коррупция гаепләүләре сәбәпле узган айда урыныннан китүен игълан итте һәм яңа хөкүмәт төзелгәнче премьер вазыйфаларын башкара.