Зилзилә Kөньяк Кыргызстанда тармар итте

6.6 көчендә булган зилзиләдә, Кыргызстанның Алай вилаятендәге кайсыбер авылларда йөзләгән йорт җимерелде. Җир тетрәвендә зыян күргән төбәкнең еракта булуы коткару эшләрен кыенлаштыра.
Якшәмбе төнлә Кыргызстанның Алай вилаяте тирәсендә булган җир тетрәвендә, беренчел хәбәрләргә караганда 70 кеше үлгән, 100дән артык яраланучы бар.

Илнең көньягында таулык җирдә урнашкан авыллар зилзиләдән иң күп зыян күргән җирләрнең башында тора. Бүген иртә белән афәт җирләрен йөргән гадәттән тыш хәлләр министры Камчыбәк Ташиев, Кытай белән чиктәш 930 кеше яшәгән Нура авылында кайсы бер йортларның җир белән бер тигез булуын белдерде.


Нура авылындa 120 йорт җимерелгән

Нура авылына барган “Азатлык” хәбәрчебез Алишер Токсонбаев андагы хәлләр турында болай сөйләде:

“Авылдагы 700 йорттан 120се җимерелгән. Афәт җиренә кием салымнан алып, чатырга кадәр ашыгыч кирәк әйберләрнең җибәрелүе хәбәр ителә. Кызыл хач көчләре дә авылга килеп җитте. Алар да үзләре белән китергән ярдәм әйберләрен кешеләргә тарата", диде ул.

Гадәттән тыш хәлләр министры сүзчесе Кылыч Доцумбетов, ярдәмнәрнең авылларга җибәрелә башлавын сөйләде .

"Министрлык җибәргән фәрманда, афәт җирләренә 4 йөк машинасы, 27 коткару хезмәткәре җибәрелде. Болардан кала ярдәм буларак 100 суҗылыткыч, 20 чатыр һәм 600 литр чиста су җибәрелде. Кирәкле ярдәмнәрне кичектермәстән тиз арада җибәрергә тырышабыз."

Юл шартлары сәбәпле җитүе авыр булган авылларга, ярдәмнәр боралак аша җибәрелә. Афәттән зур зыян күргән авылның гади ихтыяҗын канәгатьләндерү авыр. Яраланганнарны яхшы шартларда хастаханәгә җибәрергә кирәк булда, ул авылдан 250 чакрым ераклыкта урнашкан.


гади ихтыяҗын канәгатьләндерү авыр

Юл шартлары сәбәпле җитүе авыр булган авылларга, ярдәмнәр боралак аша җибәрелә. Афәттән зур зыян күргән авылның гади ихтыяҗын канәгатьләндерү авыр. Яраланганнарны яхшы шартларда хастаханәгә җибәрергә кирәк булда, ул авылдан 250 чакрым ераклыкта урнашкан.

Зилзелә шулай ук Кыргызстаннан кала, Үзәк Азиягә күрше илләр Таҗикстан һәм Көнчыгыш Төркистанда да сизелгән. Кыргызстанда булган зилзиләдән берничә сәгатьтән соң, Әфганстанда 5.1 көчендә зилзилә булды.

Бу арада Казакъстан рәсмиләредә күрше ил Кыргызыстанда җир тетрәвендә зыян күргән халык өчен ярдәм җибәрү эшенә кереште. Казакъстанның гадәттән тыш хәлләр министры Кыргызстанга, коткару төркеме белән яраланучылар өчен медиөина ярдәме җибәреләчәген белдерде. Шулай ук Таҗикстанда ярдәм өчен җиңнәрен сызганды.Таҗикстан рәсмиләре тиз арада Кыргыстанга һуманитар ярдәм җибәрергә вәгъда итте.