Татарстанда да эфир "үгиләре" бар

Русиядәге радио-телевидение җитәкчеләре эфирга чыгарырга ярамаган кешеләр исемлеге барлыгын инкарь итә.
Русиянең барлык телевизион каналлары дәүләткә караганлыктан, хакимияткә хуш килмәгән шәхесләр өчен эфирга юл ябык. Радио һәм газеталарда да шундый хәлләр күзәтелә.

“Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов Татарстанда эфирга күбрәк президент Шәймиевне тәнкыйтләүчеләр, оппозициядәге сәяси хәрәкәт вәкилләренә чыгарга рөхсәт юк дигән фикердә тора.

“Безнең “Казан трибунасы” клубы утырышы вакытында “Башка Русия” оппозиция коалициясе, аерым алганда берләштерелгән ватандашлар фронты һәм национал-большевик хәрәкәте вәкилләре аларга эфир вакыты бирмәүгә зарланган иде”, ди Әхмәтов.

Чыннан да хәзер Касьянов, Каспаров, Лимонов, Немцов кебек оппозиция вәкилләрен массакүләм мәгълүмат чараларыннан күрү һәм ишетү мөмкин түгел. Аларның сафын хәзер кайбер журналистлар да тулыландыра.

Мисал өчен, Путин тәнкыйтеннән соң, “Эхо Москвы” радиосы җитәкчесе Венедиктовның кайбер журналистларны (Валерия Новодворская) эфирдан читләштерүе күзәтелде.

Шулай ук “Русия хәбәрләр хезмәте” җитәкчесе Сергей Доренко үтәмилләтчел карашлары өчен Дугинны эфирга чыгармаска йөкләмә биргән иде.

Рәшит Әхмәтов Татарстанда “Иттифак” татар милли бәйсезлек партиясе рәисе, язучы Фәүзия Бәйрәмовага да массакүләм мәгълүмат чарараларында аз урын бирелә дигән фикердә тора.

“Газетамда аның берничә мәкаләсе басылганнан соң, миңа Фәүзия медиа мохиттә бик үк хуш килгән зат түгел бит, диделәр. Ләкин ул бары сәяси фикерләрен генә җиткерә. Бик хискә бирелеп чыгыш ясаса да аны тыңлавы һәрвакыт бик кызык”, ди “Звезда Поволжья” җитәкчесе.

Әхмәтов фикеренчә, Казан дәүләт университетының сәясәтне өйрәнү фәне кафедрасы җитәкчесе Мидхәт Фарукшин да президентны тәнкыйтьләгәч кара исемлеккә эләккән, чөнки шул заманнан бирле аның телевидение каналларында күренгәне юк.

“Гомумән алганда, күпчелектә радикал либераллар, радикал татар милләтчеләрен һәм Шәймиевне тәнкыйтьләүчеләр эфирга эләгә алмый. Бу Мортазин, Алтынбаев булырга мөмкин. Мин шәхсән кемнедер эфирга чыгармыйлар димәс идем, ә идеологияне чыгармыйлар”, ди Әхмәтов.

“Яңа Гасыр” телевидениесендә эшләүче Раил Өметбаев Фәүзия Бәйрәмова эфирга һәрвакыт чыгарабыз, ди. Тиздән 12 октябрь – Хәтер көне уңаеннан узачак тапшыруга да аның чакырылачагын әйтә.