Көллияттә янгын

Уфа районының Юмат касабасындагы авыл хуҗалыгы көллиятендә янгын булган.
Янгын көллиятнең тулай торагында чыккан. Янгында өстәге каттагылар тәрәзәдән сикереп 8 кеше имгәнгән. 16 яшьлек бер кыз төтенгә исереп мәрхүм булган.