Обама һәм Маккейн икенче дебатлар үткәрде

АКШ президентлыгына демократлар намзәте Барак Обама белән республиканнар намзәте Джон Маккейн икенче мәртәбә телевизион дебатлар үткәрде.

Дөнья финанс кризисы көчәя барганда, АКШның Нашвил шәһәрендә үткән бу дебатларда төп игътибар икътисадый мәсьәләләргә бирелде.

Обама Кушма Штатлар Бөек Төшенкелектән соңгы иң яман финанс кризисы кичерә диде һәм Американнар өчен салымнарны киметергә вәгъдә итте.

Маккейн исә, президент булып сайланса, финанс министрлыгына бурычларын түли алмаучы йорт алучыларның бурычларын үз өстенә алып аларны түләү шартларын яхшыртырга кушачагын әйтте.