Чавес: Медведев Венесуелага җыена

Венесуела президенты Уго Чавес белдерүенчә, Русия президенты Дмитрий Медведев быел Венесуелага киләчәк.

Чавес Медвдев ноябрь ахырындагы сайлаудан соң киләчәк диде.

Грузия-Русия сугышы сәбәпле Мәскәү-Вашингтон арасында киеренкелек артканда Венесуела белән Русия мөнәсәбәтләре җылына бара.