Сембердә милли мәсьәләләргә багышланган киңәшмә уздырды

Губернатор мукшы, татар, чуаш автономияләренә акчалата ярдәм мәсьәләсенә тукталып, алдагы 3 елда Ватандашлар җәмгыяте булдыруга юнәлтелгән төрле чаралар өчен акча каралуын әйтте.
Сембер өлкәсе башлыгы Сергей Морозов үзенең кереш сүзендә Төньяк Кавказга сәфәре тәэсирләре белән бүлеште. Бу җәһәттән аның фикере, әлбәттә инде, Мәскәү түрәләренекенә тәңгәл килә. Анда Абхазия һәм Көньяк Осетия белән уртак проектлар турында фикер алышканнар. Тиздән 230 осетин баласы Сембер һәм Мәләкәс шәһәрләренең сәламәтләндерү учакларына җыена, ди. Алар быел биредә укыячаклар да. Көньяк Осетиягә җирле бюджет хисабыннан ярдәм турында аерым канун да кабул итмәкчеләр икән.

Губернатор мукшы, татар, чуаш автономияләренә акчалата ярдәм мәсьәләсенә дә тукталды. Мәгълүм булганча, Русиянең бюджет кодексы урыс булмаган халыкларның милли ихтыяҗларына акча бирүне тыя. Бу бары тик грантлар бирү ысулы аша гына мөмкин. Шундый ысул белән автономияләр 2007 елда 900 мең рубль алганнар, ди. Өлкәнең cпорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, мәсәлән, шундый ысул куллана. Татар яшьләре үзәге дә, “Минем күршеләрем” дигән милләтара фестиваль уздыру максатыннан 77000 сумлык грантка хокук яулаган. Үзебездән шуны да өстәргә кирәктер: бәлки шул “интер”лык кына бу грантның хуплануына ярдәм иткәндер дә. Алдагы 3 елда Ватандашлар җәмгыяте (Гражданское общество) булдыруга юнәлтелгән төрле чаралар өчен акча каралган. Бу җәһәттән, автономияләрдән дә активлык таләп ителә икән.

Киңәшмәдә өлкәнең мәдәният департаменты директоры Татьяна Ившина да катнашты. Аның әйтүенчә, милли мәдәният үсешенә дәүләт ярдәме программасы кабул ителгән икән. Аны тормышка ашыру өчен, 3 елга 470 миллион рубль акча каралган, ди. Монысы татарга да тамар кебек: бу акча, өлешчә, җимерек хәлгә төшкән авыл клубларын сафка бастыру өчен бирелә. Ә бу яктан нәкъ милли авылларның мәдәният учакларының хәле мөшкел. Татар Сайманы, Иске Кызылсу, Абдулла, Папау, Колмаер, Урта Исәнтимер авыллары клублары кулланылырлык та түгел. Бердән-бер татар районы Иске Кулаткы клублары хәлләре дә мөшкел: Иске Зеленай, Югары Терешка, Иске Мостяк клублары капиталь ремонтка мохтаҗ. Татьяна ханымның бер тәгъбире беркадәр гаҗәпләнү дә уятырлык булды: Иске Кулаткы районының 3 мәдәният учагында милли-мәдәни үзәк ачу карала. Бу җәһәттән сорау да туарлык: барлык мәдәният учакларының да төп вазифасы шул булгач, монысы нинди статус икән соң инде?

Киңәшмәгә кайтсак, өлкәдәге яһүдиләр оешмасы вәкиле Яков Рогацкий, Сарытау һәм Ырынбур өлкәләре үрнәгендә, милли авыллар булдыру проекты тәкъдим итте. Сергей Морозов исә киләсе ел бюджетында бу тәкъдим дә игътибарга алыныр, дип белдерде.

Өлкәнең мәгариф департаменты директоры Евгения Моргун әйтүенчә, алар автономияләр җитәкчелеге белән уртак тел табып эшлиләр. Аңа ышансаң, факультатив һәм түгәрәкләр саны арта бара, программалардан куып чыгарылган региональ коипонент янә кайтарыла икән. Автономияләр җитәкчелеге милли телләр буенча да уку китаплары белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәргәннәр иде – Евгения ханым “тәэмин итү юлларын эзлибез” дип кенә чикләнде. Урыс телендәге уку китаплары белән тулаем тәэмин ителгән шартларда, нигә нәкъ милли китапларны гына “эзләүләре” сәбәпләрен ачыкламыйча.

Ахырда шатлыклы хәбәр: “Өмет” газеты да киләчәктә дәүләт ярдәменә өметләнә ала. Моңа кадәр тиражы 1000 чамасы булган чуаш газеты “Канаш”, 150-200 данәле мукшы газеты “Ялгать”, шулай ук, әлбәттә инде, рәсми басма “Народная газета” һәм кирәге бик тә шикле булган “Ульяновская правда”, тулаем диярлек, бюджет хисабына яшәп килгәндә, “Өмет”ебез үз көнен үзе күреп яшәргә мәҗбүр иде. Шөкер, аның тиражы да чагыштырмача ярыйсы гына – 6 мең чамасы. Өстәвенә “Өмет” туган көннәр, төрле бәйрәмнәр белән тәбрик хатлары бастырып та беркадәр акча эшли. Шулай яшәп килде ул…

Исхак Хәлимев гозере белән, “Туган тел” һәм “Болгар яңарышы” оешмалары исеменнән губернаторга язылган хат редактор карамагына тапшырылган иде. Исхак әйтүенчә, бу хат кулланылмаган. Монысы безгә караңгы. Шунысы хак: бу мәсьәлә буенча губернатор Сергей Морозовның тәмле сүзләре тәрҗемәсен тулаем китерәбез: “Өмет”нең соңгы 7 айда бер тиен дә акча алмаганы мәгълүм булды. Ачыктан-ачык белдерәм: “Народная газета”, “Ульяновская правда” кебек үк, “Өмет” газетасы да киләчәктә өлкә бюджетыннан финанс ярдәмен бернинди тоткарлыксыз алып торачак”.

Безгә исә, хәерлегә булсын, диясе генә кала.