Бәйрәм дәвам итә

Башкортстан халкы 11 октябрь республика көнен билгеләде.
Бәйрәм ял көнгә туры килү сәбәпле, 13 октябрь дә ял көне дип игълан ителде.

Бәйрәм көннәрендә бик күп объектлар ачылды. Алар арасында күпер, балалар бакчалары, кадетлар мәктәбе, спорт корылмалары бар. Барлык республикада бәйрәм уңаеннан мәдәни чаралар узды. Иң зур чара Уфаның Ленин мәйданында үтте.

Анда республиканың сәнгать әһелләре белән бер рәттән Мәскәүдән килгән артистлар һәм төркемнәр катнашты. Бәйрәм салют белән тәмамланды.