Авыл хатын-кызлары көне

Узган якшәмбе авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләде.
15 октябрь авылларда яшәүче хатын-кызларның халыкара көне. Бу уңайдан Башкортстан хатын-кызлары оешмасы рәисе Рәшидә Солтангалиева фикерләре белән бүлешеп, авылларда 850 000 хатын-кыз яшәвен әйтте һәм югары урыннарда утыручы, ширкать җитәкчеләре, депутат хатын-кызларның бик аз булуына борчылу белдерде.