Юстиция министрлыгы 50 артык дини оешманы ябырга тели

Русия Юстиция министрлыгы элегрәк теркәлгән 50 артык дини оешманы мәхкәмә аша ябырга тели. Министрлык вәкиле «Интерфакс»ка, әлеге оешмаларның канун таләп иткәнчә министрлыкка кирәкле мәгълүматларны һәм документларны озак вакыт тапшырып бармавы исемлеккә кертү өчен сәбәп булды, дип әйткән.
Ябылырга мөмкин оешмалар исемлегенә мөселман, христиан, будда, яһүд дине һәм кайбер секталарның дини берләшмәләре кергән.

Аерым алганда, Иделбуе мөселманнары Диния нәзарәте, «Русия мәчетләре Берләшмәсе» Диния нәзарәте, СССР Европа өлеше һәм Себер Диния нәзарәтенең Омски мөхтәсибәте, «Казан мөфтияте» мөселман дини оешмалар берләшмәсе үзәкләштерелгән оешмасы, Русия Үзәк диния нәзарәтенең "Русия Ислам университеты" дини белем бирү оешмасы һәм башка дини оешмаларга ябылу куркынычы яный.