Көньяк Осетия Грузияне гаепли, җавап уты белән яный

Көньяк Осетия милициясенә ут ачучыларга ут белән җавап бирергә кушылган.

Көньяк Осетия эчке эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Михаил Миндзаев Грузия көчләре ягыннан провокацияләр булды, һәм хөкүмәт үз хезмәткәрләренең үтерелүенә юл куймыячак диде.

Шимбә көнне милиция көчләренә бер гөрҗи авылыннан ут ачылуы турында хәбәр ителде.

Грузия эчке эшләр министрлыгы сүзчесе Шота Утиашвили Грузия көчләренең Көньяк Осетиягә ут ачуын кире агып, Көньяк Осетиядән гөрҗи авылын утка тоттылар диде.