Әфганстанда 20 сугышчы үтерелгән

Әфганстанда НАТО җитәкчелегендәге көчләр җир өсте һәм һава һөҗүмнәре белән Кабулдан 60 чакрымлап көнбатыштагы Вардак виләятендә 2 көн дәвам иткән бәрелешләрдә 20 сугышчыны үтерде дип хәбәр ителә.

Атнакич НАТОның Халыкара иминлек ярдаме көчләре хәрбиләре һөҗүмгә дучар булганнан соң ярдамгә һава көчләре чакырылган.

Бәрелешләрдә НАТО ягыннан югалтулар юк дип хәбәр ителә.