Шартлатучы тотылган

Узган атнакич Уфаның Дим бистәсендәге “Салават күпере” ашханәсендә шартлау булган иде.
РГД гранатасы шартлау нәтиҗәсендә бер ир яраланган. Шартлатучы, ниһаять, кулга алынган. Анда тагын бер граната табылган. Шартлату сәбәбен хулиганлык белән аңлаткан.