Гыйрак җитәкчеләре АКШ көчләре турында килешүне тикшерә

Бүген Гыйрак җитәкчеләре АКШ хәрбиләренә илдә 2008 елдан соң да калу вәкаләте бирүче иминлек килешүе өлгесе турында яңа сөйләшүләр үткәрә.

Атна ахырында Гыйракның югары җитәкчеләре АКШ көчләрен тагын 3 елга калдыру турында Вашингтон белән төзелүче бу килешү өлгесе хакында киңәшләшүләр үткәрде, әмма әлегә килешүгә ирешә алмады.

Хөкүмәт сүзчесе Гали әд-Даббагъ әйтүенчә, бу килешүне әлегә бары тик төп көрд төркемнәре генә бершартсыз хуплаган.

АКШка каршы чыгучы, зур тәэсир көченә ия булган шыгый дин әһеле Моктада әс-Садр һәм хәтта премьер-министр Нури әл-Мәликинең хакимият коалициясендәге югары җитәкчеләр дә үзгәрешләр кертү зарур дип бу өлгегә ризасызлык белдерде.

АКШ хәрбиләренә Гыйракта булу вәкаләте бирүче БМО Иминлек Шураса мандатының мөддәте бу ел ахырында чыга.