Европа Азияне финанс саммитына кушылырга чакыра

Европа Берлеге җитәкчеләре бу атнада Пекиңда үтәчәк сөйләшүләрдә көчле икътисадка ия Азия илләрен халыкара финанс оешмаларын үзгәртү турында саммитта катнашырга үгетлиячәк.

Дөнья саммиты АКШта 4 ноябрьдәге президент сайлаудан соң Нью-Йоркта җыелыр дип көтелә.

Бу саммитны беренче булып тәкъдим иткән Франция президенты Николя Саркози һәм Европа комиссиясе башлыгы Жозе Мануел Барросо җомга-шимбә Пекиңда Азия-Европа саммитында катнаша.