Пакстан мәдрәсәсендә һава һөҗүме 7 кешене үтерде

АКШныкы дип шикләнелгән күзләү очкычы Пакстанның төньяк-көнбатышында Әфганстан чиге янында сугышчыларга бәйле мәдрәсәгә ракеталар атты.

Хәбәрләргә караганда, 7 кеше һәлак булган.

Ассошиэйтед пресс хәбәр итүенчә, ул мәдрәсә ветеран Талибан хәрби җитәкчесе Җәләлетдин Һакканиныкы булган.

Рейтер белдерүенчә, сентябрьдә шул ук авылда, шундый ук һөҗүм нәтиҗәсендә 23 кеше үтерелгән булган. Аларның күпчелеге Һаккани туганнары.