Русия нефть тупланмасы булдыру турында уйлый

Русия югары рәсмиләре Русия халыкара базарда нефть бәяләренә тәэсир итү өчен нефть тупланмалары булдыру тәкъдимен карый ди.

Бу тәкъдим ОПЕК генераль секретаре Габдулла әл-Бәдринең Мәскәү сәфәре вакытында игълан ителде.

Русия ОПЕКка кермәгән иң күп нефть чыгаручы ил.

ОПЕКның кайбер әгъзалары Русияне нефть чыгаруны киметергә чакыра.

Әмма әл-Бәдри Русиядән аны таләп итмиячәген әйтте.