Kайбер республиканнар Обаманы сайламакчы

АКШ президент сайлавына бер атна вакыт калып бара. Сайлауалды кампаниясе кызыклы һәм хәтта көтелмәгән вакыйгаләргә бай булды.
Мисал өчен, демократлардан тарихта беренче мәртәбә каратәнле нәмзәт катнаша, республиканнар вице-президент урынына хатын-кызны тәкъдим итә.

Кушма Штатлардагы сәяси тормышның нигездә ике партия - республикан һәм демократларның үзара ярышып яшәвенә корылуы мәгълүм факт.

Әмма әгәр дә сез бар республиканнар да алда торган сайлауда бары тик үз нәмзәте - McCain өчен генә тавыш бирергә җыена дип уйласагыз, ялгышасыз. 71 яшьлек Карлос Кампбелл очрагында бу һич алай түгел.

Республикан президент Роналд Рейган хөкүмәтендә сәүдә секретаре ярдәмчесе булган, еллар дәвамында төрле республикан нәмзәтләренә киңәшләр биреп торган Кампбелл киләсе атнада үз тавышын McCainга түгел, ә демократ Барак Обамага бирәчәк.

Аның кебекләр шактый булырга ошап тора, Обаманы яклаучы республиканнар феномены ел дәвамында ныгып кына килде. Кайберәүләр моны шулай ук заманында республикан президенты булган генерал Эйзенхаурның оныгы, татар килене Сьюзан Эйзенхаур башлап җибәрде дип исәпли. Февраль башында нәкъ менә ул, республикан партиясе әгъзасы булуга карамастан, сайлауда Барак Обаманы яклавын белдергән иде. Сьюзан күренекле татар галиме Роалд Сәгъдиевнең җәмәгәте булып тора.

Шуннан соң Обаманы яклаучы күренекле республиканнар саны артты гына, алар өчен хәтта Обамокон, ягъни Обаманы үз күргән консерваторлар дигән исем дә уйлап таптылар. Араларында инде хәзер элекке сенаторларны, хөкүмәт әгъзаларын да күреп була. Мисал өчен, элекке дәүләт секретаре Колин Пауэлл, президентлар Буш, Рейган, Форд һәм Никсон чорында саклану министрлыгында эшләгән Кен Аделман.

Республикан Пауэлл демократ Барак Обаманы илне берләштерә алырлык бер күчеш чоры әһеле дип атый. Аделманга исә McCainнең икътисади кризис купкан чорда сәер эш итүе ошамый. Алар икесе дә өстәвенә McCainнең вице-президент итеп Аляска губернаторы Сара Пэйлинне сайлавын яратмый.

Ә инде элегрәк телгә алынган Карлос Кампбелл күңеленә, аерым алганда, республикан нәмзәтенең үз кампаниясен таркау алып баруы ятмый, Обама моны күпкә рухландыргыч, җанлырак итеп ала барды, ди Кампбелл.

"Сенатор Обаманың кампаниясе шушы бөек милләт яшьләрендә ниндидер җавап тапты, аның хисләре безнең барыбызны да чолгап ала. Обама кампаниясе күчеш тә, күтәргеч тә, эчтәлек тә булган бер җыелма булып тора", ди 71 яшьлек республикан Карлос Кампбелл.

Америка Кушма Штатларының яңа президенты киләсе сишәмбедә, ноябрьнең 4-ендә сайланачак.