Казакъстан хөкүмәте ил банкларына булыша

Астана - Глобаль икътисади кризис сәбәпле зыян күргән 4 банкка, Казакъстан хөкүмәте 5 миллард долларлык акча ярдәме кертә. Бу хакта ил премьеры Мәсимов хөкүмәт утырышында игълан итте. Аның белдерүенчә, хөкүмәтнең әлеге банкларга булган ярдәме ил икътисадын җанландыру максатында бүленеп бирелгән.