Русиядә сәяси золым корбаннарын искә алу көне

Русиядә 30 октябрь сәяси золым корбаннарын искә алу көне итеп билгеләп үтелә. Русиянең күп кенә төбәкләрендә, шул уңайдан күп төрлде чаралар узды. Митинг, матәм чараларында катнашучылар, Совет чорында нахакка рәнҗетелгән, төрмәләрдә утыртылган, туган җирләреннән күчерелгән, юкка атылган миллионлаган шәхесне искә алдылар.

Ә 29 октябрьдә Мәскәүдә, сәяси золым корбаннарын искә алу көне уңаеннан, берничә сәгатькә сузылган чара узды. Анда, оештыручылар, бер-берсен алыштырып, Сталин төрмәләрендә үтерелгән кешеләрнең исемнәрен укыдылар.