Әфганстанга ачлык яный

Лондон - Британиядә урнашкан Берләшкән хезмәт институты ясаган тикшеренүләр нәтиҗәләренә караганда, бу ел кыш айларында булачак ачлык куркынычы әфган халкы өчен Талибан һөҗүме куркынычыннан да зуррак булачак. Дөньяда азык-төлек бәяләренең үсүе һәм җәйдәге корылык сәбәпле кыш айларында әфган халкын авыр көннәр көтә. Әлеге хисапта, әфган халкының 3/1 өлеше тиешличә туклана алмый диелгән.

БМОның Әфганстандагы вәкиле, гыйсьянчы сугышчы башлыкларын, кыш килер алдыннан ярдәм оешмаларының халыкка азык-төлек таратуына рөхсәт итәргә чакырды.