Русиядә экстремист җинаятьләрнең саны арта

Русия прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының рәсми вәкиле, илдә эстремистик җинаятьләр саны арта, дип белдерде. Быел, милләтара нәфрәт аркасында үткән ел белән чагыштырганда 60% күбрәк җинаять кылынган. Хокук яклаучылар сүзләренчә, быел 113 кеше үлгән, 340 артык кеше зыян күргән, андый һөҗүмнәргә күбесенчә Үзәк Азия һәм Казказ халыклары дучар була.