Багдадта ике шартлауда 28 кеше үтерелде

Багдадта булган ике шартлауда кимендә 28 кеше үлде һәм 40 артыгы яраланды. Хәбәрләргә караганда, шартлау бүген иртән Адһәмия янында була. Беренче бомба автобуста шартлый, аның урынында халык җыелгач, интиһарчы кешеләр арасына кереп, икенче бомбаны шартлата.

Гыйракның Баакуба шәһәрендә сак ныгытмасының шартлатылуы аркасында тагын 4 кеше үлде, 14-е яраланды.