Агулы савыт-саба табылды

Уфаның Калинин районындагы бер кибеттә агулы савыт-саба сату очрагы ачыкланды.
Аларда формальдигид атлы зарарлы матдә булган. Кибет җитәкчесе савыт-сабаны вьетнам базарыннан алуын әйткән. Хәзер аңа ике ел ирегеннән мәхрүм булу, яки 300 000 сум штраф яный.