Кандаһарда машина шартлатылды

Әфганстанның Кандаһар каласында бомба куелган машинаның шартлатылуы аркасында кимендә 3 кеше үлде, берничә дистә кеше яраланды. Хакимиятләр сүзләренчә, интиһарчы машинасын махсус хезмәтләр һәм җирле хакимият биналары каршында шартлаткан. Кандаһар хакимиятен президентның якын туганы Әхмәт Вәли Карзай җитәкли, ул зыян күрмәгән.