Русия парламенты президент мөтдәтен озайтуны хуплады

Мәскәү - Русиянең Дәүләт Думасы президентлык һәм парламент мөтдәтен озайту турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.

Узган атнада Русия президенты Дмитрий Медведев Федераль җыенга булган юлламасында президент вәкаләтен – 6, ә Дәүләт Думасыныкын – 5 елга озайтуны тәкъдим итте.

Оппозиция һәм хокук яклаучылар Дәүләт Думасы депутатлары карарын тәнкыйтьләде. Уң көчләр берлеге җитәкчесе Леонид Гозман президент мөтдәтен озайтуны мәгънәсез дип атый. Мәскәү-Хельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева фикеренчә, Конституция ничек бар шулай калырга тиеш. Әгәр аңа бер төзәтмә кертсәң, инде киләчәктә ул төзәтмәләрнең артуы ихтималлыгы күбәя, диде ул “Интерфакс”ка