Русиядә юл һәлакәтендә быел 25 меңнән артык кеше үлгән

Русиядә ел башыннан юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 25 меңнән артык кеше үлгән һәм 200 меңе төрле җәрәхәтләр алган.
Күп очракта һәлакәтләр йөртүчеләрнең исерек булуы нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Җомга көнне Дәүләт Думасы депутатлары беренче укылышта исерек килеш машинада йөртүчеләргә җәзаларны кырыслату турындагы канун өлгесен кабул итте.