Калифорниядә янгыннар йөзләрчә йортны юк итте

Калифорния штатының көньягында янгыннар йөзләрчә йортны юк итте, меңнәрчә кеше өйләреннән китәргә мәҗбүр булды.

Сильмарда якынча соңгы ярты гасырдагы иң каты янгыннар 500-дән артык йортны юк итте, 10 меңләп кеше эвакуацияләнде.

Көчле җил сәбәпле янгыннар тиз тарала.